Шамил Закиров исемендәге ХХI төбәкара «Идел-йорт 2021» театр коллективлары конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Питрәч муниципаль районының «Балкыш» халык театры Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча Гран-при иясе Мансур Гыйләҗев (режиссеры Мисалов Фәнил Фәнис улы) спектаклен күрсәтү белән тәмамланды. Җиңүчеләргә Гран-при һәм Лауреат исемнәре һәм һәр номинация буенча акчалата сертификатлар бирелде.

Татарстан Республикасы Азнакай шәһәренең «Район һәм шәһәр мәдәният йорты» халык театры коллективына Авксентий Цагарели пьесасы буенча «Ханума » спектаклен куйган өчен республика конкурсының «I дәрәҗә лауреаты» исеме бирелде (режиссеры Гөлсинә Җамалиева)

Төбәкләр арасындагы конкурста Гран-при Флорид Бүләков пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Сөясеңме-сөймисеңме?» спектакле өчен Башкортстан Республикасы халык театрлары Кушнаренко районының "Мизгелләр" халык театры (режиссеры -  Гыймалетдинова Энҗе Фәнзил кызы)

I дәрәҗә лауреат Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Яра» спектакле өчен Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәре «Чулпан» үзешчән театр коллективы (режиссеры – Фәезова Раушания Мирзанур кызы) бүләкләнде.

1998 елдан башлап «Идел-йорт» конкурсы ел саен Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән театр коллективларын җыя. Конкурсның төп максаты – һәвәскәр театр иҗатын үстерү һәм җәелдерү, башкару осталыгын камилләштерү, үзешчән артистларның һәм куючы режиссерларның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү.

Конкурсны гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Конкурсны «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге» ДБУ, «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы, «Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры» дәүләт бюджет учреждениесе ярдәме белән оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International