Кичә Казанның «Мир» кинотеатрында республика халыкларының «Панорама» кинофестивале тәмамланды. Оештыручылар фестивальнең республиканың мәдәни тормышының аерылгысыз өлеше булачагына ышаныч белдерделәр. Моннан тыш, "Панорама" фестивален бөтен Россиягә масштабларга телиләр.
2021 елда Татарстанда узган «Панорама» кинофестивале Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган иде. Кинофорум республика территориясендә яшәүче халыклар вәкилләрен берләштерде. Ел дәвамында «Мир» кинотеатрында чуаш, мари, башкорт, грузин, якут кинолары көннәре узды. Моннан тыш, тамашачылар славян, әрмән, һинд һәм бурят фильмнарын да карый алдылар. «Панорама» ТР халыклары кинофестивален оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» мәдәният учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты.