Бүген Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Виталий Улановның (Саратов шәһәре) шәхси коллекциясеннән «Тәмле чәй» күргәзмәсе ачылды. Әлеге коллекциядә XVII гасыр экспонатлары бар. Чәйнекләр, чынаяклар, аш, чәй кашыклары һәм башка кирәк-яраклар тәкъдим ителгән.
Экспонатлар Көнбатыш Европада һәм Америкада XVIII-XX гасырларда ясалган. Көмеш, кызыл бакыр, Британия металы, фил сөякләре, янтарь, кара агач Европаның күп илләрендә, барыннан да элек Бөекбританиядә кулланылган чын сәнгать әсәрләрен ясау өчен төп материаллар булып хезмәт иткән.