ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 14 октябрендә 16:00 сәгатьтә Казан Кремленең Күргәзмәләр залында Татарстан Республикасы халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның «Галәм бакчалары»  дип исемләнгән әсәрләр күргәзмәсе ачылачак.

14 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Казанда Чәбаксар Дәүләт рус драма театры гастрольләре узачак. Гастрольләр Казан яшь тамашачы театрының 90 еллыгына һәм Дәүләт  рус драма театрының йөзьеллыгына багышлана.

28 октябрь 18.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең “Адымнар” полилингваль комплексы (Р.Галиев ур., 20) сәхнәсендә “Аршин мал алан” музыкаль комедиясе күрсәтеләчәк.

Спектакль РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, Щукин исемендәге Театраль институтның режиссура кафедрасы мөдире, режиссер-куючы Михаил Борисов режиссер җитәкчелегеннән гыйбарәт.

Кәрим Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов әдип, галим, фольклорчы Нәкый Исәнбәт редакциясендәге “Идегәй” дастанын сәхнәләштерә башлады. Әсәр Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап куела. Спектакльнең премьерасы 2022 елның декабрь аенда узачак.

Октябрь аенда «Казан Кремле» музей-тыюлыгында манара тарихы, музейлар һәм архитектура һәйкәлләре турында лекцияләр циклы башлана. Беренче лекция 2022 елның 19 октябрендә 18:30 сәг. узачак һәм Спасс манарасына багышланачак.

Түбән Камада Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән “Мәктәп классикасы” федераль проектының беренче этабы эшли башлады. “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе мәктәп театрлары системасын эшләү эшенә кушылды.

11 октябрьдән ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына «Батыр» картасы буенча бушлай йөрү мөмкинлеге ачыла.

14-15 октябрьдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында “Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләрнең 10-нчы ачык республика телевизион иҗат фестиваленең өченче сайлап алу этабы узачак. Ул Казан һәм Яшел Үзән зоналарыннан 600 катнашучыны җыячак. Алар суперфиналга эләгү өчен көрәшә.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында “Милли театр мәктәбе” проекты башлануга багышланган матбугат конференциясе узды.

2022 елның 11 октябрендә Яңа Чишмә районының Зирәкле авылында халык иҗаты һәм көнкүреш музеен төзүче Мидхәт Гариф улы Газыймов 81 яшендә вафат булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International