«Җәлил укулары» V Халыкара әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү 2022 елның 15 ноябренә кадәр озайтылды

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

«Җәлил укулары» V Халыкара әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.

Бәйге ел саен сөйләм үсеше һәм нәфис сүз белән кызыксыну, шигъри сүзнең матурлыгын һәм аһәңен тоя белү максатыннан үткәрелә.

Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигьрият сөючеләр арасында үткәрелә.

Бәйге номинацияләре:

- «Җәлил татар телендә» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)

- «Җәлил рус телендә» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)

- «Җәлил дөнья халыклары телләрендә» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)

- «Фронтовик язучылар» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)

- «Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару» номинациясе

Югарыда күрсәтелгән номинацияләрдә яшь төркемнәре:

- 3-6 яшькә кадәр (кертеп);

- 7-10 яшькә кадәр (кертеп);

- 11-15 яшькә кадәр (кертеп);

- 16-20 яшькә кадәр (кертеп);

- 21 яшьтән алып (кертеп);

- «Җәлилчеләр» номинациясе (9-13 яшькә кадәр (кертеп); 14-18 яшькә кадәр (кертеп); 19 яшьтән алып)

- «Профессиональ башкаручылар» номинациясе (18 яшьтән алып)

Конкурсның этаплары:

1 этап – 2022 елның 6 ноябреннән 17 ноябренә кадәр сайлап алу этабы: оештыру комитеты тәкъдим ителгән материалларның әлеге нигезләмәгә туры килү-килмәвенә беренчел бәя бирә (дистанцион);

2 этап – 2022 елның 18 ноябреннән 6 декабренә кадәр жюри катнашучыларның эшен бәяләү критерийлары буенча бәяли һәм конкурс финалистлары билгели (дистанцион рәвештә);

3 нче этап – финал: 2022 елның 12 декабреннән 16 декабренә кадәр жюри әгъзалары белән берлектә оештыру комитеты тарафыннан конкурсантларның видеоязмалары онлайн-режимда карала һәм критерийлар нигезендә бәяләнә.

Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә.

Катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында www.tatarcongress.org https://tatar-congress.org/forma/ сылтамасы буенча узып электрон гариза тутыралар.

Нигезләмә

Бәйгене уздыру турындагы мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында www.tatar-congress.org һәм Бәйгенең социаль челтәрдәге рәсми битендә https://vk.com/jaliluku урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International