3 ноябрь көнне «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы Хәмит Латыйпов әсәрләреннән торган шәхси күргәзмәсе ачыла.
Хәмит Латыйпов иҗатының төп тенденциясе - төрки халыкларның этник тамырларын эзләү. Аларның мифологиясе, борынгы халыкның дине белән кызыксына, татарлар һәм башкортлар дөньясының этник үзенчәлекләрен табарга омтыла. Аның күпчелек әсәрләренең эчтәлегендә татар һәм башкорт халыкларының көнкүрешен һәм йолаларын күзәтү, ә композициясе нигезендә аларның декоратив-гамәли сәнгать орнаментлары ята.
Хәмит Латыйповның исеме рәссамнар даирәсендә генә түгел, шагыйрьләр арасында да билгеле. 1990 нчы еллардан башлап аның татар телендәге шигъри иҗат әсәрләре газета-журналларда басыла («Аргамак», «Казан утлары», «Өмет», «Мәдәни җомга»). Ә 1997 елда «Җир һәм күк» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. 2006 елда «Галәми гамь» җыентыгы нәшер ителә. Анда рәссамның 2020-21 еллардагы рәсемнәре һәм шигырьләре кергән . Хәмит Латыйпов татар һәм рус телендә 8 басма әсәр чыгара.
«ТУГАН ҖИРДӘ» дип исемләнгән экспозициясенә 2005-2007 елларда пастель техникасында иҗат ителгән 20 дән артык график кәгазь, шулай ук соңгы ике елда язылган «Туган җир» дигән картиналар сериясе һәм 1990-2000 елларда керамика һәм агачтан ясалган эшләнмәләре кертелгән.
Күргәзмәдә останың 100 гә якын әсәре тәкъдим ителәчәк.Күргәзмә 7 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм Пушкин картасы буенча керү мөмкин булачак.