Татарстан халкын Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган Бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыралар

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзалары Бөек Ватан сугышы елларында Ростов өлкәсе белән бәйле булган туганнарының һәм якташларының язмышы турында сөйләүдә катнашырга тәкъдим итә.

Акциянең үзәк чарасы "Дон.Фронт юлы" Бөтенроссия тикшеренү эшләре конкурсы булачак.

Конкурс турында нигезләмә - https://disk.yandex.ru/d/ROal6dXj_MjSWg

Конкурс эше иҗади бүлектән торырга һәм Дон сакчылары батырлыгына багышлана: эссе, авторлык шигырьләре, музыкаль-әдәби композицияләр.

Проектның активистлары 2022 елның 9 ноябрендә 13:00 сәгатьтә "Узнай Россию" YouTube-каналында туры эфирда онлайн-конференция барышында очрашачак.

Трансляцияга сылтама - https://youtu.be/H4L4X5gzYZs

Чараның бер өлеше онлайн-олимпиада булачак. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы, Ростов өлкәсен азат итүдә өлеш керткән улемсез сугышчыларга багышлана. Иң яхшы белгечләр бүләкләр алачак.

Призлар һәм катнашу сертификатларын алу өчен теркәлү - https://forms.yandex.ru/u/634e44444428f2ce27dcbda/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International