Халыклар бердәмлеге көнендә «Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестивале Гала-концерты узачак

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

4 ноябрь «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көнендә «Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең Гала-концерты уза.

Концерт программасында Татарстанның иң яхшы милли коллективлары катнаша, алар республикада яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен тәкъдим итәчәкләр.

Бәйрәм кунаклары өчен сәг. 10:00 «Этномәдәни Татарстан» фотокүргәзмәсе оештырыла, ул Татарстан халыклары Ассамблеясының 30 еллык тарихы белән таныштырачак, шулай ук Татарстан халыклары Дуслыгы йорты һәм Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе эшчәнлегенең төрле этаплары турында сөйләячәк.

Шулай ук "Казан Экспо" үзәгендә 11:00 сәгатьтән "Зур этнографик диктант" Халыкара агарту акциясе үтәчәк.

Моннан тыш, сәг.12:00 дә 1 катта “Безнең йорт - Татарстан” республика этномәдәни фестивале лауреатларын һәм “Татмедиа” агентлыгы оештырган “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” Бөтенроссия фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Концерт программасы 13:00 сәг. башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International