Казанда ачык һавада "Болганчык еллар. Мөхәҗирләр" премьерасына багышланган күргәзмә ачылды

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Камал театры каршындагы мәйданында күренекле татар язучысы Мәхмүт Галәү романнары буенча куелган "Болганчык еллар. Мөхәҗирләр" премьерасына багышланган күргәзмә ачылды. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

Махсус тумбаларда спектакль күренешләреннән һәм XIX гасыр азагындагы татарлар тормышын чагылдырнан аклы-каралы фотосурәтләр урнаштырылган. Күргәзмәнең сәнгать җитәкчесе-Россиянең һәм Татарстанның халык рәссамы, Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов.

"Бу күргәзмә белән без тарихыбызның бик катлаулы чорына бүгенге карашыбызны җиткерергә теләдек һәм гасырлар аша үткән текстның бүгенге көн белән бәйләнешен табарга тырыштык", - дип сөйләде Сергей Скоморохов.

Исегезгә төшерәбез, 4, 5 һәм 6 ноябрьдә Камал театрында сезонның төп премьерасы - "Болганчык еллар. Мөхәҗирләр".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International