12 октябрь “Әкият” татар дәүләт курчак театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча “Авыл эте Акбай” спектакленең премьерасы булды.
Пушкин мәдәни үзәге диварларында «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең «Ерактагы йолдыз яктысы» спектакле куелды.
Режиссер-куючы - ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ атказанган артисты Рәшид Заһидуллин. Спектакль татар әдәбияты классигы Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат мотивлары буенча куелган.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 87нче театр сезонын Заһир Бигиевның «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәре нигезендә куелган спектакль белән ачты. Режиссер Ренат Әюпов язучы Заһир Бигиевның 1887 елда язган «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәрен сәхнәләштерде.
2022 елның 14 октябрендә Казан сәнгать училищесы бинасында Креатив индустрияләр мәктәбе ачыла (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 70/10 йорт).
13 октябрь Горький һәм Шаляпин музеенда рәссам Асия Беляева (Мәскәү) күргәзмәсе ачылачак. Ачылыш тантанасында "Бу - без" Мәскәү комьюнити-театры чыгыш ясаячак.
2022 елның 18 октябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан булдырылган «Мостай» документаль фильмы күрсәтелә.
6 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Казан Кремле территориясендә «Мирасны бергә саклыйбыз» проекты кысаларында төрле чаралар узды.
Ул «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Мәдәният волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге тарафыннан оештырылды.
11-13 октябрьдә Кәрим Тинчурин театрының Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә зур гастрольләре узачак. Гастроль татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән оештырыла.
РФ үткәрелә торган Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында «Россия исемнәре» IX халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестивале уздырыла.
Конкурс 5 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр бөтен Россия территориясе буйлап онлайн форматта үтә. Сайлап алу этапларында катнашу онлайн һәм офлайн форматта түләүсез оештырыла.
2022 елның 24 октябреннән 30 октябренә кадәр «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында (Казан шәһәре, Крутушка бистәсе) «Крутушка.Балалар» мәгариф этномәдәни сменасы узачак.