4 ноябрь көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Әлеге чара кысаларында 18.00 сәг. - 23.00 сәгатькә кадәр алты музей-күргәзмә объектында интерактив театральләштерелгән программалар узачак.
Мәдәни чаралар И.И.Шишкин музей-йортында, Заманча этносәнгать музеенда, Сирәк коллекцияләр галереясендә, Күргәзмәләр залында, «Интеллект-үзәк» күпфункцияле музей-агарту модулендә, Декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсендә оештырылачак.
Бу мәдәният учреждениеләрендә туку остаханәләре, балчык әвәләү, агачта уеп бизәкләр ясау, беләзек үрү, фетрдан сувенирлар тегү һәм башка мастер-класслар узачак. Осталар кунакларны төрле материалларның үзлекләре һәм үзенчәлекләре белән таныштырачак, эшләнмәләр әзерләү күнекмәләренә өйрәтәчәкләр.
Бер программаның бәясе: өлкәннәр өчен 300 сум, балалар өчен 100 сум. И.И.Шишкин музей -йортында программа бәясе: өлкәннәр өчен 400 сум, балалар өчен 100 сум, мәктәпкәчә балалар өчен керү бушлай.
Декоратив -гамәли сәнгать музей-остаханәсендә мастер-классларның бәясе - 150 сумнан башлана.
Эбру буенча мастер-класс бәясе - 300 сум.
Күргәзмәләр залында мастер-класс билгеләнгән, аларның бәясе - 150 сум.
Белешмәләр өчен телефон: 8(917)871-75-01.
Проектларга билетларны Пушкин картасы белән алырга мөмкин.