ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 25 октябрендә 11.00 сәгатьтә «МКМ: Молодежь.Культура.Менеджмент» III республика форумында катнашучыларның проектларын тәкъдир итү булачак. Әлеге форум бу ялларда "Идел" яшьләр үзәгендә старт алды. Анда Татарстанның мәдәният учреждениеләрендә эшләүче яисә үз мәдәни проектларын гамәлгә ашыручы 30дан артык районы вәкилләре, шулай ук Татарстанның профильле берләшмәләре әгъзалары катнаша.

2022 елның 24 октябрендә XIII Регионара фестиваль-конкурсы финалистлары өчен йомгаклау сайлап алу туры башланды. Конкурс финалистлары үз спектакльләрен Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының кече һәм зур сәхнәсендә “Драматик театр” һәм “Курчак театры” номинацияләре буенча күрсәтәчәк. Өч көн дәвамында конкурсның жюри вәкилләре театр сәнгате буенча режиссер, әйдәп баручы актерлар һәм рәссамнар катнашында мастер-класслар үткәрәчәк.

Кичә кич белән "Җил артыннан йөгерүче" спектакле IV милләтара театр фестивале гран-при бүләген алуы билгеле булды. Ул 18-23 октябрьдә Коми-Пермяцк милли драма театрында Кудымкар шәһәрендә (Пермь өлкәсе) узды.

Кичә 23 октябрь “Әкият” Татар дәүләт театрында Николай Сладкий әкияте мотивлары буенча “Бобровый пруд” бәби-спектакленең премьерасы булды.

Бу - эссе җәй көне урман халкына булышкан кондыз турында интерактив спектакль.

29 октябрь сәг. 14:00 - 21:00 кадәр Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать Галереясында өр-яңа форматтагы «Сәнгать төне» акциясе узачак - төп тема Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» мәдәни мистик әсәре булачак, ә галереяның барлык чаралары сергә күмеләчәк.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында аның тарихы, музейлары һәм архитектура һәйкәлләре турында лекцияләр циклы дәвам итә. 2022 елның 26 октябрендә 18:30 сәгатьтә «Казан Кремленең музей тормышы: рәсем сәнгатеннән палеонтологиягә кадәр» турында лекция узачак.

БДБ илләренең “Бердәмлектә без көчле!” ел саен уздырыла торган икенче Халыкара ачык дистанцион (online) конкурсы “Без Бөек Держава өчен” бөтенроссия музыкаль проекты кысаларында уздырыла. Конкурс 2022 елның 20 ноябрендә узачак һәм дәүләт бәйрәменә, Россиядә  4 ноябрьдә ел саен уздырыла торган Халыклар бердәмлеге көненә багышланган, БДБ илләре гражданнарына милләтара берләшүнең мөһимлеге турында да искә төшерергә өндәүче Россия Хәрби дан көнен бәйрәм итү көне булып тора. Гаризалар 2022 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә.


22
октябрь, 2022 ел
шимбә

2022 елның 21 октябрендә Апас муниципаль районының Апас бистәсендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында төзелгән «Үзәкләштерелгән китапханә системасы» МБУ Үзәк китапханәсе ачылды.


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин театры актеры Нуретдин Нәҗмиевның юбилее уңаеннан, Балык Бистәсе мәдәният йортында “Гомер буе сине көтәм” спектакле күрсәтелде. Балык Бистәсе тамашачысы тинчуриннарны үз итте, яратты.
 

2022 елның 25 октябрендә 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Донбасс» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең  юбилей концерты булачак.

ДНР ансамбленең генераль директоры һәм сәнгать җитәкчесе Ольга Горячева.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International