Яр Чаллы шәһәрендә әдәбият көннәре узды

2022 елның 12 ноябре, шимбә

Кичә Яр Чаллы шәһәрендә әдәбият көннәре узды. Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә язучылар Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Газинур Морат, Рүзәл Мөхәмәтшин, Рөстәм Галиуллин һ.б. Чаллыга килде.

Язучылар берлеге Чаллы бүлегендәге каләмдәшләре белән берлектә шәһәрнең төрле мәктәпләрендә укучылар белән очрашуларда булды. Әдәби-мәдәни чаралар Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында халык язучысы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулланың "Син кара Шагыйрь күзенә..." дип исемләнгән иҗат кичәсе белән дәвам итте.

Чакырылган кунаклар арасында Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре бар иде.

Кунаклар иң элек театр фойесында Үзәк китапханә тарафыннан урнаштырылган кызыклы, бай эчтәлекле күргәзмә белән таныштылар.

Сәхнәдәге тамаша Чаллы татар дәүләт драма театрының поэтик композициясе һәм юбиляр Ркаил Зәйдулла чыгышы белән башланып китте.

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов юбилярга алга таба да әдәбият сөючеләрне яңадан-яңа әсәрләр белән куандырып торуын теләде.

Иҗат кичәсендә танылган артистлар үз чыгышларын тәкъдим итте. Алар арасында Татарстан Республикасы халык артисты Азат Тимершәех, Татарстан Республикасы атказанган артисты Равил Галиев һәм Гөлдания Хәйруллина да бар иде. Концерт номерлары шигырьләр һәм килгән кунакларның җылы котлаулары белән үрелеп барды.

Ркаил Зәйдулланың иҗат кичәсен Чаллы татар драма театры артистлары Илфат Әскаров һәм Энҗе Шиһапова алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International