4 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Россиядә Донецк республика академия яшьләр театрының "Зур гастрольләре" уза.
"Зур гастрольләр" балалар һәм яшьләр театрларына ярдәм итү юнәлешендә "Подольск кешесе" һәм "Сулагай" спектакльләре күрсәтеләчәк.
"Татарстанда Донецк республика академия яшьләр театры спектакльләре 10-17 ноябрьдә Казанда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә узачак. Барлыгы 6 чыгыш планлаштырылган", - дип сөйләде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Татарстанда гастроль тур Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачысы театрында "Подольск кешесе" спектакле белән ачылды.