Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының финанс-икътисад бүлеге башлыгы Рауза Мөхәммәтшинага “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде.
Медальне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Бүләк Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы уңаеннан бирелде
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллективы хезмәттәше исеменә килгән барлык котлауларга да кушыла! Рауза Әдһәм кызына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге тели! Тормышында һәм эшендә уңышлар теләгендә кала.