Казанда «Кәсеп» ХIV Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале узачак

2022 елның 12 ноябре, шимбә

2022 елның 5-11 декабрендә Казанда «Кәсеп» исеме астында ХIV Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале узачак.

Быел Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән мәдәни вакыйгада Санкт-Петербург, Владимир һәм Чиләбе шәһәре театр коллективлары да катнашачак. Фестиваль афишасына 19 спектакль кергән. Барлыгы 15 театр коллективы үзенең спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

Фестиваль кысаларында ике премьера көтелә: Кәриев театрының «Рөстәм маҗаралары» һәм «Демидов утары» театраль резиденциясенең «Музей» спектакле куелачак.

Спектакльләрне 8 театр мәйданчыгында күрсәтәчәкләр, шуларның алтысы Казанда: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Г.Кәриев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында, Яшь тамашачы театрында (ТЮЗ), «Әкият» татар дәүләт курчак театрында, «Демидов утары» театр резиденциясендә узачак.

11 декабрьдә А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театрына һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына бару көтелә.

Быел махсус Work-in-progress программасын кертү турында карар кылынды. Һөнәри өлкәдә әле яңа гына үз эшчәнлеген башлаган яшь режиссёрлар үзләренең спектакльләрен күрсәтәчәкләр.

Шулай ук быел Идел Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә «Иман һәм илһам» махсус программасы кысаларында фестивальдә Буа дәүләт драма театрының "Дәрвиш" (режиссер - Тимур Кулов) һәм Кәриев театрының «Йосыф» (режиссер - Ренат Аюпов) спектакле күрсәтеләчәк.

Традиция буенча фестиваль кысаларында мәгариф программа да оештырыла, анда режиссерлар һәм театр тәнкыйтьчеләре белән иҗади очрашулар булуы көтелә.

«Кәсеп» XIV Бөтенроссия яшь режиссурасының Эксперт советы составында Глеб Ситковский, Александр Вислов, Владимир Кантор, Жанна Зарецкая бар. 

ФЕСТИВАЛЬ ПРОГРАММАСЫ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International