Татарстаннан өч матди булмаган мәдәни мирас объекты Халык мәдәнияте Антологиясенә кертелде

2022 елның 11 ноябре, җомга

11 ноябрьдә Ленинград өлкәсе Хөкүмәтендә Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасының 100 объекты тәкъдир ителде.

Антологиягә тәкъдим ителгән объектлар арасында Татарстаннан өч объект бар иде. "Россия бәйрәмнәре" бүлегендә "Казан янындагы рус авылларында өстәл артындагы бәйрәмнәр һәм кичке әйлән-бәйлән уеннарында күңел ачулар. Каравон" объекты тәкъдим ителде. "Россия халыкларының традицион кәсеп технологияләре" бүлегендә "Казан җөе" күнне кушып тегү традицион татар техникасы" тәкъдир ителде. "Традицион кәсепләр технологияләре" "Традицион текстиль" бүлегендә "Рус Никольское авылында традицион костюм көнкүреше" тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасыннан барлык объектлар "Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге" ДБУ матди булмаган мәдәни мирас объектлары Реестрын төзү мәсьәләләре буенча федераль Эксперт советына тәкъдим ителде.

"Халык мәдәниятенең Антологиясе" презентациясе Россия халыкларының мәдәни мирасы елы чаралары Планы кысаларында уза. Проектны гамәлгә куючы - Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, оештыручы - Россия дәүләт халык иҗаты йорты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International