"Кара квадрат" квартетыннан «Галәм музыкасы» программасы

2022 елның 11 ноябре, җомга

14 ноябрь көнне 18:30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә "Галәм музыкасы" программасы белән Мәскәүнең "Кара квадрат" инструменталь квартеты чыгыш ясаячак. Концертка билетларны "Пушкин картасы" программасы буенча алырга мөмкин.

"Кара квадрат" квартеты - "Россия Культура" телеканалында "Квартет 4х4" телевизион конкурсының икенче сезоны җиңүчесе.

Ундүрт ел буе квартет илнең иң яхшы филармония мәйданчыкларында чыгыш ясый, гастрольләрдә йөри, шулай ук халыкара классика һәм джаз музыка фестивальләрендә даими катнашучы булып тора.

Программада: коллективның авторлык композицияләре, фильмнардан музыка өзекләре, классиканың мәңгелек шедеврлары һәм заманча композиторларның премьералары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International