Татарстанның 10 музеена ел ахырына кадәр 18 яшькәчә балалар өчен керү түләүсез булачак

2022 елның 11 ноябре, җомга

Агымдагы елның 15 ноябреннән 31 декабренә кадәр 1 өлкән кеше белән бергә 1 бала (18 яшькә кадәр) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы музейларга һәм музей-тыюлыкларга түләүсез керә алачак.

Программа кысаларында бушлай керү түбәндәге музейларга мөмкин булачак:

  • «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы
  • Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгы
  • Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы
  • «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы       
  • Татарстан Республикасы Милли музее
  • Менделеевск шәһәренең туган якны өйрәнү музее
  • Галия Кайбицкая исемендәге музей
  • Татарстан Республикасы Актаныш район туган якны өйрәнү музее
  • Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы
  • Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International