Казан Экспо Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Яр Чаллыдан килгән Россия Федерациясе кораллы көчләренә мобилизацияләнгән Татарстанлылар өчен концерт узды.
2022 елның 5-11 декабрендә Казанда «Кәсеп» исеме астында ХIV Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале узачак.
Кичә Яр Чаллы шәһәрендә әдәбият көннәре узды. Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә язучылар Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Газинур Морат, Рүзәл Мөхәмәтшин, Рөстәм Галиуллин һ.б. Чаллыга килде.
Агымдагы елның 15 ноябреннән 31 декабренә кадәр 1 өлкән кеше белән бергә 1 бала (18 яшькә кадәр) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы музейларга һәм музей-тыюлыкларга түләүсез керә алачак.
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының финанс-икътисад бүлеге башлыгы Рауза Мөхәммәтшинага “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде.
11 ноябрьдә Ленинград өлкәсе Хөкүмәтендә Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасының 100 объекты тәкъдир ителде.
Күргәзмә Казан театр училищесы һәм Татарстан рәсем сәнгате дәүләт музее белән берлектә агымдагы елның 26 сентябрендә юбилеен бәйрәм иткән Казан театр училищесының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында оештырыла һәм үткәрелә.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Мәдинә», «Ал яулык, зәңгәр шәл», «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» спектакльләре «Алтын битлек» - 2023 фестиваленең экспертлар советы тарафыннан югары бәяләнде. Ә «Ал яулык, зәңгәр шәл» спектакле исә узган сезонның иң күренекле спектакле дип табылды һәм "Алтын битлек"нең лонг исемлегендә урын алды.
14 ноябрь көнне 18:30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә "Галәм музыкасы" программасы белән Мәскәүнең "Кара квадрат" инструменталь квартеты чыгыш ясаячак. Концертка билетларны "Пушкин картасы" программасы буенча алырга мөмкин.
4 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Россиядә Донецк республика академия яшьләр театрының "Зур гастрольләре" уза.