ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кичә 30 ноябрьдә «Әкият» курчак театрында Нәкый Исәнбәт әсәре буенча «Мырау батыр» спектаклен гади тамашачылар белән беррәттән, сукыр һәм начар күрүчеләр өчен Лаеш мәктәп-интертаты, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен 172 нче номерлы Казан мәктәбе укучылары һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте әгъзалары карады. Спектакль тифлокомментарийлар белән узды. 

5 декабрь 11:00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узачак.

30 ноябрьдә Казан дәүләт яшь тамашачы театры үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтте. Сәхнәдә "Мин - Казан дәүләт яшь тамашачы театры" спектакле күрсәтелде, ул актриса һәм драматург Анна Иванова һәм режиссер Лилия Әхмәтҗанова тарафыннан юбилей уңаеннан махсус әзерләнде.

1 декабрьдән ихлас һәм мәңгелек дуслык тарихын Россия кинозалларында, Казанда "Синема 5" һәм "Каро" кино театр челтәрләрендә карарга мөмкин булачак.


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар декадасы 2022 елның 1 декабреннән башлана. Инвалидлар декадасы кысаларында 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр бөтен республика буенча хәйрия концертлары, спектакльләр, күргәзмәләр, экскурсияләр, лекторияләр, мастер-класслар, квестлар, фильмнар күрсәтү һәм башка чаралар узачак.

2 декабрь 14:00 сәгатьтә Габдулла Тукай Әдәбият музеенда Тукайның “Күңелле сәхифәләр” җыентыгының уникаль чыгарылышын тәкъдир итәчәкләр.

"Страна СВЕТА" заманча медиасәнгать конкурсы Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Беренче гомумроссия конкурсы халыкка креатив индустрияләрнең яшь иҗади көчләрен тәкъдим итәчәк.

 

Марат Әхмәтов: «Казан театр училищесы - һөнәри осталыкның югары мәктәбе».

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Казан театр училищесының 100 еллыгына багышланган юбилей кичәсе үтте. Җылы һәм дустанә атмосферада КТУ уку йортын республика, шәһәр, театрлар җитәкчелеге, училищены тәмамлаучылар һәм студентлар котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

27 ноябрьдә Татарстан Республикасы кинотеатрларында Казахстан һәм Татарстан кинематографистлары төшергән «Тарлан» нәфис фильмының премьера алды күрсәтүләре башланды. Фильмның режиссеры Юлия Захарова Түбән Кама, Яр Чаллы, Баулы, Лениногорск, Зәй һәм Кама Аланы тамашачылары белән очрашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алучы Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт мәдәният учреждениеләренә һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә 2022 елда мәдәният өлкәсендәге проектны гамәлгә ашыру өчен түбәндәгеләр лаек булды:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International