«Әкият» курчак театры тифлокомментарийлар белән спектакльләр куюны дәвам итә

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә 30 ноябрьдә «Әкият» курчак театрында Нәкый Исәнбәт әсәре буенча «Мырау батыр» спектаклен гади тамашачылар белән беррәттән, сукыр һәм начар күрүчеләр өчен Лаеш мәктәп-интертаты, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен 172 нче номерлы Казан мәктәбе укучылары һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте әгъзалары карады. Спектакль тифлокомментарийлар белән узды. 

Тамашачыларга спектакль башланыр алдыннан махсус колакчалар бирелде. Спектакльдән соң тамашачылар тактиль юл белән курчакларны, декорацияләрне һәм спектакльнең реквизитларын яхшырак карарга, актерлар белән аралашырга сәхнәгә күтәрелделәр.

«Әкият» курчак театрында начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен фондның ярдәме белән театр репертуарыннан җиде спектакль тифлокомментарийларга җайлаштырылган.

«Әкият» курчак театрында тифлокомментарий белән киләсе спектакль 10 декабрьдә узачак. Күрмәүче тамашачылар игътибарына Илгиз Зәйниевнең «Диснейның төшләре» тамашасы тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International