1 декабрьдән ихлас һәм мәңгелек дуслык тарихын Россия кинозалларында, Казанда "Синема 5" һәм "Каро" кино театр челтәрләрендә карарга мөмкин булачак.
Фильм 12 яшьтән өлкәнрәк балалар һәм өлкәннәр өчен, хронометраж - 79 минут. Төп рольләрне Казахстан Республикасы эстрада-цирк көллияте студенты Бекежан Маясаров, Казахстанның танылган актерлары Ергенбай Абу һәм Ержан Нурымбет, Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова башкара. Истәлекләр кадрларында РСФСР халык артисты Равил Шәрәфиев һәм яшь кино актеры Ризван Гайнатуллин уйный.
Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков нәкъ быел фильмның прокатка чыгуы символик мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте: "Быел Россия белән Казахстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тула һәм шулай ук Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел", - диде ул чыгышында.