ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденция гастроль эшчәнлеген актив үстерә, Татарстан буенча үзенең сәяхәтен дәвам итә, авыл һәм шәһәр тамашачысының көчле алкышларын яулый.

7 декабрьдә Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге ярдәме белән Россиянең халык артисты Константин Райкин һәм Югары сәхнә сәнгате мәктәбенең әйдәп баручы педагоглары Казанда абитуриентларны тыңлаячак.

4 декабрьдә Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикле балаларның “Могҗиза” студиясенең “Миһербанлык” спектакле бик уңышлы узды, зал шыгрым тулы иде.  Спектакленең төп максаты – сәламәтлеге чикле балаларның иҗади мөмкинлекләренең чиксез булуын күрсәтү.

2022 елның 8-22 декабрендә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур Концертлар залында Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе I музыкаль-агарту фестивален тәкъдим итәчәк. Проект бер-берсеннән аерылып торган биш төрле концерттан торачак.


2
декабрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Буа районы балалар сәнгать мәктәбендә «Мәдәният» милли проектының «Цифрлы мәдәният» федераль проекты кысаларында булдырылган виртуаль концерт залы ачылды.

2022 елның 2 декабрендә 12.00 сәгатьтә "Р.Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләреннән конкурсантлар катнашында "Елның балалар китапханәсе - 2022" һәм "Елның балалар китапханәчесе - 2022" республика һөнәри конкурс йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы булды.

Цирк, театр, хореография сәнгате жанрларын үз эченә алган яңа тамаша  Яңа ел бәйрәме ял көннәрендә күрсәтеләчәк. Премьера 2022 елның 17 декабренә билгеләнгән.

1 декабрьдә Казанда беренче ислам дине буенча финанслау офисы ачылды. Офиста ТР Милли музееннан урын тәкъдим ителде, анда республикада ислам дине тарихы турында сөйләнә.

Ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 3 һәм 4 декабрендә М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында «Yзгәреш җиле» VII татар җыры фестивале узачак. Башлана 18.00 сәгатьтә.

2022 елның 5-15 декабрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Татарстан Республикасының иң эре мәдәни вакыйгаларының берсе - «Филармониада» XV Халыкара сәнгать фестивале узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International