Казан яшь тамашачы театры 90 еллыгын билгеләп үтте

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

30 ноябрьдә Казан дәүләт яшь тамашачы театры үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтте. Сәхнәдә "Мин - Казан дәүләт яшь тамашачы театры" спектакле күрсәтелде, ул актриса һәм драматург Анна Иванова һәм режиссер Лилия Әхмәтҗанова тарафыннан юбилей уңаеннан махсус әзерләнде.

Тамашадан соң театр ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, ә театрның директорына ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Горнышевага "Фидакарь хезмәте өчен" ТР медале тапшырылды. Шулай ук ТР Президентының ярдәмчесе Олеся Балтусова театрга ТР Президенты бүләген - йөк автомобиле ачкычын тапшырды. 

ТР атказанган артисты Алексей Зильбер ТР Мәдәният министрлыгының "Мәдәният өлкәсендә казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Шулай ук театр артистлары һәм хезмәткәрләре ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Мэры, Казан Башкарма комитеты һәм Мәдәният идарәсе, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе, Казан дәүләт мәдәният институты, Татарстан республика мәдәният профсоюз хезмәткәрләре комитетыннан бүләкләр алды.

Казан дәүләт яшь тамашачы театрын котларга Россия академия яшьләр театры, Маяковский исемендәге театр, Рязань һәм Түбән Новгород яшь тамашачы театрлары, шулай ук республика театрлары вәкилләре килде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International