Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар узачак

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар декадасы 2022 елның 1 декабреннән башлана. Инвалидлар декадасы кысаларында 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр бөтен республика буенча хәйрия концертлары, спектакльләр, күргәзмәләр, экскурсияләр, лекторияләр, мастер-класслар, квестлар, фильмнар күрсәтү һәм башка чаралар узачак.

1 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм филиалларында «Игелек сәнгате» традицион хәйрия акциясе үтәчәк.

Декаданың барлык чаралары бушлай һәм махсус җайлаштырылган булачак.

Музыкаль программаларда академик музыка, авторлык җыры, рус һәм татар фольклоры яңгыраячак.

Тулырак мәгълүмат

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International