26 декабрьдә 18.30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театрда Гран-при иясе Мөслим районы Халык театры «Зәңгәр шәл» спектаклен күрсәтә һәм «Идел-йорт - 2022» ХII төбәкара театр коллективлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.
«Зәңгәр шәл» драматург Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган спектакль. Пьеса язылуга 96 ел тулды, ә ике гашыйк турындагы тарих һаман да үзенең актуальлеген югалтмады. Тамашачыларны Салих Сәйдәшев композицияләре, шулай ук җырлы һәм биюле музыкаль драма көтә. Режиссер - Синара Яббарова, музыкаль бизәлеш - Илшат Галиев, хореограф - Индира Тимкина.
Быел конкурста йөз театр коллективыннан ике меңгә якын кеше катнашты. «Идел-йорт - 2022» театр коллективлары конкурсы финалистлары В.И.Ленин исемендәге Мәдәният сараенда чыгыш ясадыар. Спектальләрне 4 800 дән артык тамашачы караган.
12 финалист йомгаклау сайлап алу турында спектакльләр тәкъдим итте, нәтиҗәләр буенча 6 җиңүче - конкурс Лауреатлары һәм Гран-при билгеләнде. Сайлап алу турының турыдан-туры трансляциясе «PRO.Культура.РФ» платформасында һәм «Татар-информ» каналында узды.