«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең төбәк этабында җиңүчеләр билгеле булды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Агымдагы елның декабренә кадәр «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең төбәк этабы узды. Иҗади бәйгедә Татарстанның балалар һәм яшьләр коллективлары һәм студияләре катнашты.

Фестивальнең жюри составы «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең төбәк этабында җиңүчеләрне билгеләделәр.

«Балалар театр коллективлары» номинациясендә җиңүче булып «Апуш» балалар театр студиясе танылды, ул «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен куйды, ә «Яшьләр театр коллективлары» номинациясендә җиңүче итеп Әшраф Ахунов исемендәге Менделеевск халык театры табылды, коллектив «Яшәячәкбез» мюзикл - спектакле белән чыгыш ясады.

Спектакльләр фестивальнең округ этабында Татарстан Республикасы данын яклаячак.

«Апушның тылсымлы төшләре» татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган. Әшраф Ахунов исемендәге Менделеевск халык театрының «Яшәячәкбез» спектакле Чернобыль АЭС һәлакәтендә зыян күрүчеләргә багышланган, алар арасында фаҗигага дучар булган Менделеев халкы да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International