Инвалидлар декадасы кысаларында Тинчурин театры 7 декабрьдә Яшел Үзәндә чыгыш ясады. Шәһәрнең мәдәниятне үстерү үзәгендә «Менә сиңа куш кулым» инклюзив бәби-спектакле күрсәтелде.
Спектакльнең төп башкаручысы – кул чукларыннан мәхрүм виртуоз пианист Алексей Романов. Ул тумышы белән Татарстаннан, Яшел Үзән балалар йортында тәрбияләнгән. Туганда ук кул чукларсыз. Аның тарихы аша кечкенә тамашачыларга һәм аларның әти-әниләренә “нормаль” һәм “үзенчәлекле” кешеләргә бүленеш булмаган дөнья турында сөйләнә.
«Менә сиңа куш кулым» спектаклен 2023 елда Арча, Түбән Кама, Яр Чаллы, Мәскәүдә күрсәтергә ниятлиләр.