Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы татар халкы мәдәниятен саклап калучы, үстерүче һәм популярлаштыручы әсәрләр булдыруда Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурс башлануы турында игълан итә. Гаризалар 2022 елның 20 декабренә кадәр кабул ителә.
Грантларның гомуми күләме 9 800,0 мең сум тәшкил итә.
Номинацияләр, грантларның саны һәм күләме турында сылтамага кереп танышырга мөмкин:
https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2149970.htm
Конкурста гариза биреп 18 яшьтән узган Россия Федерациясе гражданы катнаша ала.
Грантны сайлап алуда катнашу өчен әсәрнең синопсисын яисә әсәрнең эскизын һәм таләп ителә торган башка документларны тапшыру шарт.