Бүген Сальвадор мәдәният министры Мариэмм Эунисе Плейтес Киньонес Россия Федерациясендә Сальвадор Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сантакрус Пердомо Юрий Павел белән ТР мәдәни учреждениеләре белән танышты.
Эшлекле программа кысаларында Сальвадорның мәдәният министры Казан хореография училищесы, Казан циркы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында булды, шулай ук Мариэмм Эунисе Плейтес Киньонес "Пиковая дама" операсының репетициясен карады.
Кичә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белән узган очрашуда Сальвадор мәдәният министры Мариэмм Эунисе Плейтес Киньонес республикадагы мәдәни учреждениеләр тәҗрибәсе һөнәри әзерлек, өстәмә белем бирү системасы һәм мәдәният өлкәсендә компетенцияләрне күтәрү эшчәнлеге белән кызыксынды. Кунакларга шәһәрнең мәдәни учреждениеләре буенча экскурсияләр үткәрделәр һәм республиканың мәдәни учреждениеләрендә эшчәнлекнең ничек оештырылуын сөйләделәр.