Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Сальвадор мәдәният министры Мариэмм Эунисе Плейтес Киньонес һәм Россия Федерациясендә Сальвадор Республикасының Тулы вәкаләтле илчесе Сантакрус Пердомо Юрий Павел белән очрашты.
Очрашуда җитәкчеләр мәдәният өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек, музыка, сәнгать, театр, китапханә һәм музей эше, цирк сәнгате һәм хореография өлкәсендә тәҗрибә алмашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Сальвадорның мәдәният министры рәсми визиты эш программасында ТР мәдәният өлкәсе белән танышу максатыннан театрларга, китапханәләргә һәм мәгариф учреждениеләренә бару, музей-күргәзмә проектлары һәм цифрлаштыру үрнәкләре белән танышу планлаштырыла.