ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2022 ел
җомга

Татар филармониясе 24 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр бөтен гаиләләрне дә Яңа ел әкиятләренә чакыра! Бу сезонда Филармония репертуарында 5 мавыктыргыч Яңа ел тамашасы бар: "Бремен музыкантлары", "Кызыл калфакның Яңа ел сәяхәте", "Алсу чәчәк", "Кар кызы 2.2", "Щелкунчик".

2022 елның 23 декабрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Үзгәрешләр чоры мәдрәсәсе» күргәзмәсе ачыла. Экспозиция Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсенең 140 еллыгына һәм аңа нигез салучы, татар җәмәгать һәм дин эшлеклесе, педагог Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган.

Зәкия Туешева исемендәге ел саен уздырыла торган театр премиясе Әлмәт театры инициативасы белән ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырыла һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы, TACСP халык артисты, Әлмәт татар драма театры режиссеры истәлеген мәңгеләштерү максатыннан оештырыла, "СМП-Нефтегаз" акционерлык җәмгыяте тарафыннан финанслау гамәлгә ашырыла.


22
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

27 декабрь 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының заманча этнографик сәнгать музеенда «Татарларда кунакта» экспозициясе ачыла. Бу экспозиция - музей-тыюлыкның яңа ел бүләге, өстәвенә, ул Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы алдыннан тәкъдим ителә. Проект берничә ел Татарстан Республикасын Россиянең 24 шәһәрендә, Беларусь һәм Португалиядә уңышлы тәкъдир итте һәм ниһаять Алабугада - булдырылган шәһәрендә төпләнде.


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концертлар залы сезне Раштуа фестивале концертларына чакыра! Бу кичке алты концерт һәм балалар өчен "Золушка" Яңа ел әкияте!

Казан театр училищесының укыту театрында перформанс күрсәтелде, ул студентлар һәм Россиянең атказанган артисткасы, КТУ тәмамлаган Роза Хәйруллина катнашында булдырылды. Ул училищеның 100 еллык юбилее кысаларында тәкъдим ителде.

23 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «СССР. 70 еллык тарих» уникаль күргәзмәсе ачылачак. -Экспозициядә совет заманының төрле чорларыннан 400дән артык предмет тәкъдим ителгән - беренче Ленин акчасыннан башлап, Сталин үлеменә багышланган балалар әсәрләре, азык-төлек талоннары һәм Беловежск килешүләренең фотофрагментларына кадәр бар. Күргәзмә шулкадәр масштаблы ки, чара алдыннан музей өлешчә реэкспозиция үткәрде - тулы бер залны азат итте.

20 декабрьдә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (ТР театр эшлеклеләре берлеге) «Кар патшабикәсе: SNOW буыны» дип исемләнгән «Нур» балалар татар театр студиясенең  премьера тамашасы булды.


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын уздыру буенча оештыру комитетының уртак утырышын уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

2022 елның 19 декабрендә ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында 2023 елга ТР Мәдәният министрлыгының ачык максатлары һәм бурычлары билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International