20 декабрьдә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (ТР театр эшлеклеләре берлеге) «Кар патшабикәсе: SNOW буыны» дип исемләнгән «Нур» балалар татар театр студиясенең премьера тамашасы булды.
Куелыш «Игелек энергиясе» программасы 2022 елда «Мәдәният һәм сәнгать» номинациясендә ТР Театр эшлеклеләре берлеге «Татнефть» хәйрия фонды гранты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Кунакка ТР Мәдәният министрлыгының ММЧ һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе - Фәйзрахманов Айрат Шамил улы килде, ул «Нур» студиясендә тәрбияләнүчеләргә иҗади уңышлар теләде.
«Кар Патшабикәсе: SNOW буыны» спектакле заманча сәхнә һәм кино теле белән тамашачыга актуаль теманы ачты: бала һәм телефон.
Спектакльнең төп юлламасы - «Гаджеттан аерыл!».
Спектакль чын эчкерсез мөнәсәбәтләр һәм дуслыкның никадәр мөһим булуын искә төшереп тора башлады, хәтта иң модалы гаджет та, иң популяр социаль челтәр дә тере аралашуны һәм күрешүне алыштырмаячак.
Спектальдә актерлар булып 2012 елдан ТР Театр әһелләре берлеге базасында эшләүче «Нур» татар театр студиясе балалары чыгыш ясады.
Спектакльнең алга таба күрсәтү яңа 2023 елның гыйнварында узачак.