Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елының планнарын билгеләде

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын уздыру буенча оештыру комитетының уртак утырышын уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында телләргә, халык авыз иҗатына, халык сәнгать һөнәрләренә, традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә аерым игътибар бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International