«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Үзгәрешләр чоры мәдрәсәсе» күргәзмәсе ачыла

2022 елның 23 декабре, җомга

2022 елның 23 декабрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Үзгәрешләр чоры мәдрәсәсе» күргәзмәсе ачыла. Экспозиция Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсенең 140 еллыгына һәм аңа нигез салучы, татар җәмәгать һәм дин эшлеклесе, педагог Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган.

Күргәзмәдә шәкертләрнең һәм мәдрәсә укытучыларының, инкыйлабка кадәрге китапларның, «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы фондларыннан «Дин вәәдәб» журналының номерлары, Галимҗан Баруди кулъязмалары, шәкертләрнең хатирәләре, дипломнар, уку программалары һәм башка уникаль документлар тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә өчен Руслан Ибраһимовның махсус ясалган рәсемнәре мәдрәсә шәкертләре тормышындагы күренешләрне чагылдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International