Алабугада «Татарларда кунакта» экспозициясе ачыла

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

27 декабрь 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының заманча этнографик сәнгать музеенда «Татарларда кунакта» экспозициясе ачыла. Бу экспозиция - музей-тыюлыкның яңа ел бүләге, өстәвенә, ул Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы алдыннан тәкъдим ителә. Проект берничә ел Татарстан Республикасын Россиянең 24 шәһәрендә, Беларусь һәм Португалиядә уңышлы тәкъдир итте һәм ниһаять Алабугада - булдырылган шәһәрендә төпләнде.

Экспозициянең нигезен Музей фонды җыентыгыннан XIX-XXI гасырның 354 предметы тәшкил итә: хатын-кызлар костюмнары һәм бай чигүле кием элементлары, көнкүреш әйберләре, хезмәт кораллары, савыт-саба, җиһаз һәм музыка инструментлары. Ювелир бизәнү әйберләреннән чулпылар, яка асылташлары, каеш, колак алкалары, беләзекләр тәкъдим ителгән.

Биредә күп кенә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре белән дә танышырга була. Традицион татар күн бизәкле мозаикасының үрнәкләре аерылып тора: төсле күннән тегелгән аяк киеме - йомшак һәм каты табанлы атаклы итек-читекләр, шулай ук мендәрләр һәм үсемлек орнаменты булган панно. Мондый орнаментны бик күп әйберләр бизәп тора, һәм аның төп мотивы - лалә чәчәге - ул беренче язгы чәчәкләрнең берсе.

Россия рәссамнарының Алабугада халыкара арт-симпозиумнар нәтиҗәсендә барлыкка килгән заманча хезмәтләре матур фон булып хезмәт итә.

Экспозициядә Коръәннең кулъязма битләрен һәм берничә заманча стильләштерелгән шәмәилне күрергә мөмкин.

Махсус сайланган видеосюжетлар милли һөнәрләр һәм ашамлыклар серләрен белергә, төрле бәйрәмнәр атмосферасына чумарга ярдәм итәчәк, шул исәптән иң яратканы - Сабантуй, ул Татарстаннан читтә күптән билгеле һәм Россиянең 58 төбәгендә һәм дөньяның 30 илендә халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелде. Шунда ук татар көйләрен һәм җырларын тыңларга мөмкин. Балалар һәм сабыйлар өчен татар мифологиясендә илһам алган Габдулла Тукай әсәрләре мотивлары буенча мультфильмнар күрсәтелә.

Адрес: Алабуга ш., Казан ур., 17 а (Ленин мәйданы).

Телефон: 8 (85557) 7-89-89.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International