С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур Концертлар залында Раштуа фестивале

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концертлар залы сезне Раштуа фестивале концертларына чакыра! Бу кичке алты концерт һәм балалар өчен "Золушка" Яңа ел әкияте!

25 декабрь Неоклассика. Яңа ел плейлисты 

Тулырак: http://gbkz-rt.ru/news/news2110

28 декабрь Астор Пьяццолла. Танго ритмындагы тормыш 

Тулырак: http://gbkz-rt.ru/news/news2100

30 декабрь, Язмыш көлүе, яки Яңа ел белән 

Тулырак: http://gbkz-rt.ru/news/news2111

3 гыйнвар Ел фасыллары. Вивальди 

Тулырак: http://gbkz-rt.ru/news/news2101

4 гыйнвар Кышкы әкият 

5 гыйнварда электровиолончельдә дөнья хитлары 

Тулырак: http://gbkz-rt.ru/news/news2103

Барлык кичке концертлар 18:00 сәгатьтә башлана. 

25 декабрьдә 10:00 һәм 12:30, 28, 30 декабрь, 3, 4, 5 гыйнварда 11:00 һәм 13:30 сәг. - балалар һәм ата-аналар "Золушка" әкиятенең тылсымлы дөньясына чума алачак.

Сәхнәдә - профессиональ музыкантлар, җырчы артистлар - халыкара конкурслар лауреатлары. Европа һәм Россия композиторларының музыкаль шедеврлары. Матур ут бизәлеше һәм видеоинсталляция. Һәм, әлбәттә, тамаша алдыннан Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавы.

Быел "Золушка" әкиятенең режиссеры яңа, ул Әкиятче, Татарстанның Халык артисты Михаил Меркушин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International