Актриса Роза Хәйруллина һәм Казан театр училищесы студентлары КТУ 100 еллыгы кысаларында уртак перформанс тәкъдим иттеләр

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Казан театр училищесының укыту театрында перформанс күрсәтелде, ул студентлар һәм Россиянең атказанган артисткасы, КТУ тәмамлаган Роза Хәйруллина катнашында булдырылды. Ул училищеның 100 еллык юбилее кысаларында тәкъдим ителде.

"Кирәкле булырга теләгән пакет" перформанс - спектакле драматург Г.Насыйрова пьесасы мотивлары буенча куелган. Бу пакет, сынауларга карамастан, үзе булып кала, башкалар кебек - полиэтилен - кыштырдаучы, җансыз материалга әйләнми. Шул пакетның ролен Роза Хәйруллина башкара.

Перформансны булдыруда 1 нче бутафор курсы (Сергей Рябинин остаханәсе), 3 нче костюмер курсы (Рушания Мусина остаханәсе), 4 нче рус драма курсы (Татьяна Лядова остаханәсе) һәм 4 нче татар драма курсы (Илдар Хәйруллин остаханәсе) студентлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International