Ленин чорындагы вакытлы акчалар һәм Горбачев талоннары: Татарстанның Милли музеенда СССР турындагы күргәзмәне ачуга әзерләнәләр

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

23 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «СССР. 70 еллык тарих» уникаль күргәзмәсе ачылачак. -Экспозициядә совет заманының төрле чорларыннан 400дән артык предмет тәкъдим ителгән - беренче Ленин акчасыннан башлап, Сталин үлеменә багышланган балалар әсәрләре, азык-төлек талоннары һәм Беловежск килешүләренең фотофрагментларына кадәр бар. Күргәзмә шулкадәр масштаблы ки, чара алдыннан музей өлешчә реэкспозиция үткәрде - тулы бер залны азат итте.

Проект экспонатлары арасында - СССРның союздаш республикалар герблары белән байрагы, репрессия корбаннарын реабилитацияләү турындагы указлар, Ленин мавзолееның альтернатив проекты һәм башкалар булачак. Шулай ук ит һәм шикәр талоннары, «Шүрәле» конфеты төргәкләре, Васильево пыяла заводының дефицитлы эшләнмәләре һәм «Спартак» фабрикасының фирма кибете витринасы. Совет чорында яшәгән яки  кызыксынган һәркем монда үзенекен табачак.

Күргәзмә музейга керү  билетлары буенча 2023 елның 1 мартына кадәр эшли, аны Пушкин картасы буенча да карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International