Кичә ТР Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы кысаларында мәдәният министрының беренче урынбасары Ю.И. Әдһәмова мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, педагоглар һәм инклюзив студияләр җитәкчеләрен социомәдәни тернәкләндерү белән бәйле проект лидерларын бүләкләде.
22 декабрь 16:00 сәгатьтә ТР ДССМ заманча сәнгать галереясендә Санкт-Петербургның ике рәссамы Екатерина Бородавченко һәм Алан Хатагта күргәзмәсе ачылачак. «Көлү, күз яшьләре һәм төшләр» дип аталган күргәзмәдә барлык картиналар «тондо» түгәрәк форматта башкарылган экспозиция (итал. tondo - түгәрәк). Проект авторлары ачылышта шәхсән үзләре булачак.
2022 елның 25 декабрендә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Казан триосы» камера ансамбле белән берлектә «Манежда музыкаль кичәләр» дип исемләнгән концертлар циклын башлап җибәрә.
24-25 декабрьдә Кәрим Тинчурин театры мобилизациягә эләгүчеләрнең балалары өчен чыршы бәйрәме әзерли. Бәйрәмдә Татарстанның 10 районыннан 300дән артык бала катнашачак.
20 декабрьдә «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды «Мәдәни афиша» гастроль грантларының уникаль конкурсына йомгак ясады. Туры эфирда җиңүчеләрне игълан иттеләр - бу илнең төрле почмакларыннан 11 театр коллективы, алар киләсе елда Белгород һәм Курск өлкәләренә гастрольләргә чыгачаклар.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ТР Президенты каршындагы Советның һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын уздыру буенча оештыру комитетының уртак утырышын уздырды.
2022 елның 23, 24, 27, 28 декабрендә һәм 2023 елның 5 гыйнварында 13:00 сәгатьтә А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең концертлар залында "Пушкин йортында Раштуа" тамашасы узачак.
16 декабрьдә «Әкият» курчак театрында Яңа ел бәйрәме марафоны башланды. Мәдәни күңел ачу чарасы 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ачык дәрес форматында «Хыяллар чынга аша» дигән чара узды. Чарада «Могҗиза» инклюзив театр студиясенең педагоглары һәм яшь артистлары актив катнашкан инвалидлар декадасы тәмамлану уңаеннан йомгак ясалды.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрын 28 елдан артык җитәкләгән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов арабыздан китеп барды.