ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2008 ел
чәршәмбе
25 нче декабрьдә сәгать 12.00 дә Милли сәнгать галереясендә күп балалы гаиләләр өчен “Татар әкиятләре тылсымы” дип аталган яңа ел һәм хәйрия бәйрәме үтә.

25 нче декабрьдә сәгать 15.00 тә ТР Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева ятим балалар – Республиканың мәдәният-сәнгать уку йортлары студентлары белән очраша.


23
декабрь, 2008 ел
сишәмбе
25 нче декабрь көнне сәгать 10.00 да К.Насыйри Музееның кышкы бакчасында балалар өчен “Кышкы бакчада яңа ел мизгеле” дигән театраль тамаша була.

26 нчы декабрьдә сәгать 16.00 тә А.М.Горький Әдәби-мемориаль музееның күргәзмәләр залында БДБ рәссамнары Һөнәри Берлегенең Казан бүлеге “Бозау елы” күргәзмәсен ача.

24 нче декабрьдә сәгать 15.00 тә ТР Милли музеенда “Могъҗиза көткәндә” дигән күргәзмә ачыла.


22
декабрь, 2008 ел
дүшәмбе

23 нче декабрьдә сәгать 14.00 дә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Татарстан Республикасының Халык рәссамы, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманчы исемендәге премия лауреаты Фәридә Хасьянованың “Тылсымлы әкият дөньясы” дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла.

24 нче декабрь сәгать 18.30 да С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында “La Primavera” Казан дәүләт камера оркестрының ТР Халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге Раштуа концерты була.


19
декабрь, 2008 ел
җомга
21 нче декабрь көнне сәгать 17.00 тә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры казанлыларга “Раштуа романсы” дип аталган яңа программасын тәкъдим итә.

21 нче декабрьдә сәгать 12.00 дә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры балалар абонементының “Бөек “вальс короле” Иоганн Штраусның гаиләсе” дип аталган концерты була.


18
декабрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе

19 нчы декабрь көнне сәгать 16.00 тә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә “Чыңгызхан” Башкортстан рәссамнары берләшмәсенең күргәзмәсе ачыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International