ТР Милли музее «Могъҗиза көткәндә» күргәзмәсен ача

2008 елның 23 декабре, сишәмбе

24 нче декабрьдә сәгать 15.00 тә ТР Милли музеенда “Могъҗиза көткәндә” дигән күргәзмә ачыла.

Музей кышкы каникул көннәрендә Россиядә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәм итү тарихына багышланган күргәзмә үткәрүне гадәткә кертте.

Күргәзмәнең темасы үзгәрмәсә дә, ул ел саен яңа бүлекләргә һәм экспонатларга байый.

Быел күргәзмәгә килүчеләр чыршы уенчыклары коллекцияләре, яңа ел открыткалары, әкият геройлары төшерелгән шкатулка, балалар өчен өстәл уеннары, рәсемле китаплар, календарь, сәгатьләр күрә алачак.

Күргәзмәнең яшь кунаклары остаханәдә чыршы уенчыклары ясау, ә өлкәннәр бәйрәм багуы серләре белән танышачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International