Милли сәнгать галереясендә Башкортстан рәссамнарының күргәзмәсе ачыла

2008 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

19 нчы декабрь көнне сәгать 16.00 тә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә “Чыңгызхан” Башкортстан рәссамнары берләшмәсенең күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә Васыйл Ханнанов, Расих Әхмәтвәлиев, Ринат Харисов, Наил Латфуллин кебек үзенчәлекле рәссамнарының йөздән артык әсәре тәкъдим ителәчәк. Рәсем сәнгате, сынлы сәнгатьнең гүзәл әсәрләрендә, заманча инсталляцияләрдә халык мәдәниятенә яңа караш, тамырларга якынлык, туган җир тарихы белән рухи бәйләнеш чагыла.

“Чыңгызган” иҗат берләшмәсе – бүгенге заман сәнгатендәге иң көчле хәрәкәтләрнең берсе. Ул 1980-1990 нчы еллар чигендә оешкан. Нигез салучысы булып Наил Латфуллин санала. 1992 нче елдан иҗат берләшмәсенең рәисе вазыйфасын Васыйл Ханнанов башкара.

“Чыңгызхан” берләшмәсенең күргәзмәләре АКШ, Австрия, Голландия, Төркия, Испания, Франциядә дә үткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International