Каюм Насыйри музееның кышкы бакчасында балалар өчен яңа ел бәйрәме үтәчәк

2008 елның 23 декабре, сишәмбе

25 нче декабрь көнне сәгать 10.00 да К.Насыйри Музееның кышкы бакчасында балалар өчен “Кышкы бакчада яңа ел мизгеле” дигән театраль тамаша була.

Тамашага Казан шәһәренең башлангыч сыйныф укычылары чакырылган. Алар биредә XIX гасыр атмосферасын тоячак, “Җәйге бакча күренешләре” дигән яңа фотокүргәзмә караячак, татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри эшчәнлеге белән якыннан танышып, әдәби конкурсларда, иҗади ярышларда көч сынашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International