С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында “Бөек “вальс короле” Иоганн Штраусның гаиләсе” дип аталган концерт була

2008 елның 19 декабре, җомга

21 нче декабрьдә сәгать 12.00 дә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры балалар абонементының “Бөек “вальс короле” Иоганн Штраусның гаиләсе” дип аталган концерты була.

Дирижер Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге оркестр “На прекрасном голубом Дунае”, “Сказки Венского леса” вальсларын, “Летучая мышь” опереттасына увертюра, “На охоте”, “Гром и молния”, “Трик-трак”, Радецки-марш полькалары кебек дөнья классик сәнгате җәүһәрләрен башкарачак, солист Гөлнара Мурзиева катнашында “Весенние голоса”, “Куплеты Адели” вокал номерларын һәм Иоганн Штраусның башка әсәрләрен ишетергә мөмкин булачак.

Балалар абонементы концертларын үткәрү гадәте оркестр оешканнан бирле яшәп килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International