25 нче декабрьдә сәгать 12.00 дә Милли сәнгать галереясендә күп балалы гаиләләр өчен “Татар әкиятләре тылсымы” дип аталган яңа ел һәм хәйрия бәйрәме үтә. Анда әти-әниләре белән 100 гә якын бала чакырылган.
Бәйрәм кунаклары галереягә кергәндә үк тылсым дөньясына чумачак. Аларны татар әкияте геройлары һәм тере музыка тавышы каршы алачак. Балалар күп кенә татар әкиятләрен иллюстарцияләгән Фәридә Хасьянованың яңа күргәзмәсе белән таныша, рәссамнарның иҗади остаханәләрендә катнаша ала. Ә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Балалар иҗат үзәгенә йөрүчеләр бәйрәм кунакларына “Казан хәзинәсе” мюзиклы премьерасын тәкъдим итәчәк. Әти-әниләр галереянең иң яхшы экспозицияләре белән танышачак.
Һәр балага яңа ел бүләге, гаиләгә – Рената Литвинова, Марат Бәшәров, Сергей Шәкүров тавышы белән яздырылган татар әкиятләрен туплаган “Борынгы татар әкиятләре” аудиокитабы биреләчәк.
Проект Ш.Мәрҗани Фонды, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры тарафыннан, Татарстан Республикасы Хәйриячелек советы һәм ТР Мәдәният министрлыгы шефлыгында оештырыла.