А.М.Горький музее “Бозау елы” күргәзмәсенә чакыра

2008 елның 23 декабре, сишәмбе

26 нчы декабрьдә сәгать 16.00 тә А.М.Горький Әдәби-мемориаль музееның күргәзмәләр залында БДБ рәссамнары Һөнәри Берлегенең Казан бүлеге “Бозау елы” күргәзмәсен ача.

Күргәзмәдә Закир Батраев, Лада Аюдаг, Владимир Кочунов, Елена Шмелева картиналары тәкъдим ителәчәк. Тамашачыларны Казанның яшь шагыйрьләре, консерватория музыкантлары һәм сәнгатьле сызгыру остасы Вильямс Әхмәдуллин чыгышы көтә.

Закир Батраев – рәссам, графика остасы, Россия рәссамнар Берлеге әгъзасы, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан архитектура-төзелеш университетының рәсем сәнгате кафедрасы профессоры.

Лада Аюдаг – рәссам, графика остасы, 17 китап авторы һәм рәссамы, БДБ рәссамнары Һөнәри Берлегенең Казан бүлеге рәисе.

Владимир Кочунов – Россиянең һәм Татарстанның рәссамнар Берлеге әгъзасы, иң танылган Казан рәссамнарының берсе.

Шмелева Елена – рәссам-дизайнер, мехтан ясалган уникаль картиналар авторы.

Күргәзмә 2009 нчы елның 14 нче гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International