ТР Камера хоры «Раштуа романсы» дип аталган яңа программа тәкъдим итә

2008 елның 19 декабре, җомга

21 нче декабрь көнне сәгать 17.00 тә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры казанлыларга “Раштуа романсы” дип аталган яңа программасын тәкъдим итә. Хорның сәнгать җитәкчесе, дирижер – ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Таминдарова.

Концертта тамашачыларны М. Цветаева шигырьләренә язылган “Душа” кантата-элегиясенең премьерасы көтә. Аның авторы – Виталий Харисов.

Хор П.Чайковскийның “То было раннею весною”, М.Глинканың “В крови горит огонь желаний”, А.Варламовның “На заре ты ее буди” кебек тамашачы яратып өлгергән әсәрләрне дә башкарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International