23 нче декабрьдә сәгать 14.00 дә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Татарстан Республикасының Халык рәссамы, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманчы исемендәге премия лауреаты Фәридә Хасьянованың “Тылсымлы әкият дөньясы” дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла.
Фәридә Шаһимәрдәновна рәсем сәнгатенең төрле жанрларында иҗат итә: графиканың төрле формалары, рәсем, портрет, сынлы сәнгать. Шулай да, рәссам иҗатында беренче урынны китап графикасы алып тора. Инде 30 елдан бирле Фәридә Хасьянова татар әдәбияты классиклары, бүгенге чор әдипләренең балалар өчен язылган китапларын бизи.
Күргәзмәгә килүчеләр рәссамның соңгы 5 елда иллюстрацияләгән китап экспозицияләрен һәм китап графикасы фрагментлары төшерелгән 60 тан артык планшет күрә алачак.